«Наркотикларга – юк!» дәрес-кисәтү

2021 елның 13 октябре, чәршәмбе

Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 2 нче Чирмешән урта мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары өчен "Наркотикларга - юк" дип исемләнгән дәрес – кисәтү үткәрделәр, аның максаты - яшүсмерләр арасында наркоманиянең зыяны турында белемнәрне формалаштыру, наркотикларга тискәре караш булдыру, укучыларны наркотиклар куллануның нәтиҗәләре белән таныштыру. Балалар җәмгыятьнең глобаль проблемасы, яшь үсеп килүче организмга наркотик матдәләрнең зарарлы йогынтысы, аның нәтиҗәләре һәм аларны чишү юллары турында әңгәмә тыңладылар. "Наркотиклар - ул тәмуг" дигән видеоролик күрсәтелде, «Без сәламәт яшәү рәвеше өчен» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International