Әдәби сәгатьләр

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Шешминка һәм Югары Кәминкә авыл китапханәләрендә әдәби сәгатьләр үткәрелде. Китапханәчеләр укучыларга көз көне яфракларның төсе ни өчен үзгәрүе турында сөйләделәр, көзге урман байлыкларыннан «көз» чибәрен ясадылар. Кошларның кайсы якка очканнарын картада карадылар,  көз көне хайваннар, бөҗәкләр һәм балыклар үзләрен ничек тотулары турында фикер алыштылар. Балалар "көзге патшалыкка сәяхәт" дигән танып-белү уены уйнадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International