Әтиләр көне

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Безнең илебездә моңа кадәр Әтиләр көне билгеләп үтелми иде, без ел саен Әниләр бәйрәмен үткәрдек, тик, гаилә башлыгы булган әти кешенең бәйрәмен билгеләп үтмәдек. Бу гадел түгел, чөнки әтиләр дә гаилә өчен зур тырышлык куялар, бала тәрбияләүдә зур роль уйныйлар. Шуңа күрә, Россия президенты тарафыннан бу хактагы указга кул куелды һәм октябрь аеның өченче якшәмбесе – Әтилэр коне итеп билгеләнде. Шушы уңайдан 17 октябрь конне  Югары Кәминкә авыл китапханәсендә “Әтиләр сүзе – күңелнең күзе” дигән кичә үткәрелде. Чарага иң якын кешеләребез – әтиләр кунакка чакырылды.  Кичә барышында бәйрәм тарихы һәм әтинең балалар тәрбияләүдә мөһим әһәмияте турында сөйләделәр. Ил терәге – ир-егетләр булса, гаилә терәге – әтиләр. Гаиләдә әти төп таяныч, терәк булып тора. Бала тәрбияләүдә әтиләрнең йогынтысы бик зур. Кичәдә  төрле кызыклы уеннар уйнатылды, Чара кунаклары – әтиләр, бу конкурста бик теләп катнаштылар, бәйрәм кичәсеннән бик канәгать булып калдылар.

      Ә Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре әтиләр көненә багышланган урам акциясе уздырдылар. Алар кешелекнең көчле вәкилләрен бәйрәм белән котладылар һәм аларга буклетлар тараттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International