Кәбестә кичәсе

2021 елның 21 октябре, пәнҗешәмбе

Шешминка авыл китапханәсе, балаларга рус халкының борынгы йолалары турында сөйләү өчен үзенең укучыларын «Кәбестә кичәсе» дигән уенга чакырды. Халыкта: «Сентябрьдән - алма исе, октябрьдән - кәбестә исе килә», - дигән әйтем яши. Китапханәдә китап күргәзмәсе дә мөһим урын алып торды. Чара барышында китапханәче балаларны кәбестәгә багышланган халык бәйрәмнәренең тарихы, гореф-гадәтләре белән таныштырды, борынгы заманнарда бу искиткеч яшелчәдән ниләр әзерләгәннәрен белделәр. Балалар мини-викторина сорауларына да җитез генә җавап бирделәр, «Мәкал җый» конкурсында  да, «Кәбестәне тапшыр» уенында да бик теләп катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International