"Якташ язучылар иҗаты" шигъри кичәсе

2021 елның 22 октябре, җомга

Кармыш авыл китапханәсе "Якташ язучылар иҗаты" дип исемләнгән шигъри кичә уздырды. Чарага шагыйрь сөюче дуслар, язучылар иҗатына гашыйк укучылар җыелды. Кичәдә һәрбер якташ язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында бәйнз-бәйнә таныштырылып чыкты. Рәмзия Габделхакованың " Көзге яшен" китабыннан шигырьләр, Галия Сафиуллинаның әсәрләреннән өзекләр укылды. Матбугат язмаларында күптән басылып чыккан М. Гайнетдинова, Т. Мәгъсумова, Р.Нуруллинаның шигырьләре белән таныштырып үтелде. Китапханәдә оештырылган китап күргәзмәсе дә укучыларының күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International