Закон сагында 300 ел

2021 елның 12 ноябре, җомга

2022 елда илебездә прокуратура оешуга 300 ел тула. Бу дата уңаеннан Үзәк китапханәдә "Закон сагында 300 ел" дигән чара узды. Очрашуда Чирмешән районы прокуроры, өлкән юстиция киңәшчесе Хәйруллин Ф.Р., район суды рәисе Макаров Д.В., Россия Эчке эшлэр министрлыгының Чирмешән районы буенча бүлеге начальнигы Билалов Ю.Г. катнашты. Чарада катнашучылар Россия, Татарстан һәм Чирмешән районы прокуратураларының барлыкка килү үсеш тарихы белән таныштылар. Китапхәнәчеләр "Россия прокуратурасы: Петр l дән алып безнең көннәргә кадәр" дигән китап күргәзмәсенә күзәтү тәкъдим иттеләр. Кунаклар күп санлы сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International