Татарстан Республикасы территориясендә метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү

2021 елның 15 ноябре, дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:

2021 елның 15 ноябре 18 сәгатьтән 16 ноябрь 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
2021 елның 16 ноябрендә Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә:
- төнлә һәм көндез юлларда бозлавык;
- көндез көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр, кыска вакытлы буран, күз күреме 1-2 километрга кадәр начарлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International