Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә – тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.
2021 елның 25 ноябрендә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән буран көтелә: - күз күреме 1-2 километрга кадәр начарая; - көньяк-көнбатыштан көчле җил, көчәйгәндә 16 метрга кадәр; - юлларда көчле бозлавык.