Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:
2021 елның 30 ноябрендә төнлә һәм көндез
Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казан шәһәрендә 2021 елның 29 ноябрь кичендә, 30 ноябрендә төнлә һәм көндез көньяктан секундына 10-15 метр тизлектә көчле җил көтелә, көчәйгәндә 17-22 метр, 30 ноябрьдә 02-18 сәгатьтә бик көчле җил, урыны белән 25 метрга кадәр.
Шулай ук урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге көчле явым-төшем көтелә, аерым районнарда күз күреме сизелерлек начарлану белән буран, бозлавык, томан, юлларда көчле бозлавык көтелә.