3 декабрь көнне мемориаль үзәк хезмәткәрләре митинг-реквий үткәрделәр. Чарага «Советлар Союзы Герое И. Н.Конев исемендәге Чирмешән кадетлар интернат-мәктәбе» укучылары чакырылган иде.
Чарада катнашучылар Мәңгелек утка чәчәкләр салдылар һәм билгесез сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдылар.