Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә:
2021 елның 7 декабре 22 сәгатьтән 8 декабрь 18 сәгатькә кадәр метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында консультация-кисәтү.
Татарстан Республикасы территориясендә 2021 елның 8 декабрендә төнлә һәм көндез көтелә:
- кар, юеш кар, бозлы яңгыр рәвешендәге явым-төшемнәр, төнлә һәм иртән көнбатышта көчле;
-бозлавык;
- көчәйгәндә секундына 17 метрга кадәр көчле җил.;
- кыска вакытлы буран, күз күреме 1000 м һәм аннан да кимрәк начараю белән;
- юлларда кар көртләре, кар боткасы, көчле бозлавык.