2021 елның 9 декабрендә район мәдәният йортында тантаналы бүләкләү булды

2021 елның 9 декабре, пәнҗешәмбе

Районның агросәнәгать комплексы системасында озак еллар намуслы хезмәтләре өчен, “Алга” авыл хуҗалыгы җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте бухгалтеры Тәскирә Гайсә кызы Әхмәтҗанова;

район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлегенең беренче разрядлы белгече Рәмзия Рәфыйк кызы Әхтәмова;

"Күтәмә Агрофирмасы" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры Фәнүзә Рәсим кызы Гобәйдуллина;

район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең кадрлар буенча консультанты  Светлана Вил кызы Галәүтдинова муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

 

Районның дәүләт ветеринария хезмәте системасында намуслы һәм нәтиҗәле хезмәте өчен, район дәүләт ветеринария берләшмәсенең дәвалау – профилактика эше буенча баш табиб урынбасары, ветеринария табибы Фидаэль Салих улы Хөснетдинов муниципаль район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә керткән өлеше өчен, Дмитрий Иванович Палаткин “Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел” истәлек билгесе белән бүләкләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International