«Бер-береңә елмаю бүләк ит» шәфкатьлелек дәресе

2021 елның 10 декабре, җомга

Инвалидлар декадасы кысаларында Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Лашман урта мәктәбе каршындагы коррекция сыйныфын кунакка чакырдылар һәм алар өчен «Бер-береңә елмаю бүләк ит» дип исемләнгән игелек дәресе үткәрделәр. Укучылар,  балалар язучысы, әкиятче һәм мультипликатор Владимир Сутеев турында әңгәмә тыңладылар , аның китаплары белән таныштылар, «Төрле китаплар» дигән слайд – презентация һәм авторның «Алма капчыгы» әкиятен карадылар. Барлык катнашучылар да татлы бүләкләр һәм бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International