Нәкъ 16 ел элек декабрь аенда эшли башлаган балалар сәнгать мәктәбендә бүген зур бәйрәм - капиталь ремонтланган бина кабат үз ишекләрен ачты.
Биредә төзекләндерү эшләре агымдагы елның гыйнвар аенда башланды. Ремонтны “Мәдәният” милли проект кысаларында башкарып чыктылар, моңа республика бюджетыннан әүвәл 28 миллион сумнан күбрәк акча бирелгән.
Төзүчеләр башкарганны тантанада катнашкан район җитәкчесе Фердинат Дәүләтшин да югары бәяләде, рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Әлеге вакыйга уңаеннан Чирмешәнгә республиканың мәдәният министрлыгы урынбасары Ленар Хәкимҗанов махсус килгән. Ул яңа төсмер алган бинада шөгыльләнүче балаларга һәм укытучыларга уңышлар теләде.
Заманча стиль алган, иркен, уңайлы һәм җылы кабинетларда балаларга да, мөгаен, ошаячак. Кабинетларда яңа җиһазлар урнаштырылган. Алар өчен өстәмә 9 миллион сумнан күбрәк акча биргәннәр. Яңа елда мәктәпкә тагын яңа музыкаль кораллар да кайтырга тиеш.