Декабрь башы, гадәттә, инвалидлар декадасы буларак билгеләп үтелә. Ул Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары белән 1993 елдан башлап, 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә багышлана. Бу датаны бәйрәм дип атавы кыен, чөнки инвалидлык шатлык өчен сәбәп түгел. Бу көн безнең җәмгыятькә бик кирәк, чөнки язмыш теләге белән тормышның гадәти шатлыгыннан, күрү, ишетү, ирекле хәрәкәт итү, сөйләшүдән мәхрүм ителгән кешеләр бар: Шундый булып туган кешеләргә карап күңел әрни.
Китапханә филиалларында инвалидлар декадасына багышланган чаралар узды. Китапханәчеләр мөмкинлекләре чикле кешеләр белән очрашулар үткәрделәр, өйләренә барып, хәйрия акцияләрендә катнаштылар.