Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан барлык филиаллар да танып-белү әңгәмәләре, мәгълүмати сәгатьләр үткәрделәр, яшьләрне уяу булырга һәм Кешелеккә бу куркыныч белән көрәшергә өндиләр. Чарада катнашучылар СПИДның бөтен кешелеккә нинди глобаль куркыныч тудыруын белделәр. Балаларга, яшүсмерләрдә үз тормышы һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең куркынычсызлыгы өчен җаваплылык булдыру һәм профилактика турында сөйләделәр. Чара, төрле фактлар һәм статистик мәгълүматлар белән видео-презентация белән үрелеп барды. Укучылар игътибарына китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәдә авыруның тарихы, вирусны тапшыру юллары, синдромнар һәм риск төркемнәре, ВИЧ-инфекцияне дәвалау һәм профилактикалау турында әдәбият, наркомания проблемаларына багышланган китаплар тәкъдим ителде.