Чирмешәндә Әниләр көне уңаеннан зур чара узды

2021 елның 10 декабре, җомга

Чирмешәндә Әниләр көне уңаеннан зур чара оештырылды.

Бу бәйрәм безнең районда ел саен ноябрьнең соңгы атнасында зурлап билгеләп үтелә.
Район мәдәният йортында узган чарада сәхнәгә күп балалы, юбилейларын билгеләп үткән әниләрне чакырдылар.
Тантана концерт номерлары белән үрелеп барды, әниләрне татар, чуаш, рус телләрендә җырлар белән сәламләделәр.

Сүз уңаеннан, районда 230 күп балалы гаиләдә 736 балигъ булмаган бала тәрбияләнә. Аларның 576сы-өч баласы булган гаилә. 31 гаиләдә – дүрт, 6 гаиләдә – биш һәм бер гаиләдә алты бала тәрбияләнә.

Бәйрәм бер сулышта узды, барлык хатын-кызларга сертификатлар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International