"Пушкин картасы" федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында Үзәк китапханә хезмәткәрләре Чирмешән лицеенда өлкән сыйныф укучылары белән татар халкының милли йоласы булган "Каз өмәсе" үткәрделәр. Чарада татар халкының гореф- гадәтләре искә алынды, уеннары уйналды, халык авыз иҗаты киң кулланылды.