«Татар халыкы гореф-гадәтләре» танып-белү уен сәгате

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында Үзәк балалар китапханәсендә «Халык уеннары» түгәрәгендә катнашучылар өчен «Татар халыкы гореф-гадәтләре» дигән танып - белү-уен сәгате узды. Чарада балалар борынгы заманнардан безгә килеп җиткән төп традицион татар бәйрәмнәрнең берсе - «Каз өмәсе» белән таныштылар. Әлеге традициянең барлыкка килүе турында әңгәмә тыңладылар, «Татар бәйрәмнәре» презентациясен карадылар, «Кара бүре», «Күчтем-күч», «Әбәкле» һ.б. татар уеннарын  уйнадылар. Чарада катнашучылар өчен «Татарларның мәдәни традицияләре» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International