"Минтимер Шәймиев - безнең беренче президентыбыз" мәгълүмат сәгате

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

20 гыйнварда Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиев үзенең юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан  үзәк китапханә хезмәткәрләре Чирмешән урта мәктәбендә   "Минтимер Шәймиев-безнең беренче президентыбыз" дигән мәгълүмат сәгате  үткәрделәр. Чара барышында китапханәчеләр М.Шәймиевнең биографиясе, хезмәт юлы турында сөйләделәр. М.Шәймиев эшчәнлегенең төп аспектлары турында "Без булдырабыз" дигән документаль видеоролик карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International