Татарстанда Идел Болгарында ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү елына старт бирелде

2022 елның 11 феврале, җомга

Татарстанда Идел Болгарында ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү елына старт бирелде. Үзәк китапханәдә дин әхелләре белән очрашу узды. Хәбир хәзрәт Ханов катнашучыларны республикабызда һәм Россиядә ислам эволюциясе белән таныштырды. Диләрә ханым Ханова мөселман модасында төп агымнар турында сөйләде һәм кызлар өчен яулык бәйләү мастер-классы үткәрде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International