«Әфганстан –син һаман хәтердә " очрашу кичәсе

2022 елның 25 феврале, җомга

1989 елның 15 февралендә совет гаскәрләренең соңгы колоннасы Әфганстан территориясеннән китә. Шулай итеп, Советлар Союзы 15 меңнән артык гражданын югалткан 10 еллык сугыш тәмамлана. Һәм аңлашыла ки, гаскәрләрне Әфганстаннан чыгару көне – ул ветеран- әфганчылар бәйрәме дә, һәлак булган барлык интернационалистлар турында хәтер һәм кайгы көне дә. Якты Тау авыл китапханәсендә, клуб белән берлектә, «Әфганстан –син һаман хәтердә " дип исемләнгән очрашу кичәсе үткәрелде.... Кичәгә Әфган сугышы ветераннары Кәлимуллин З.И., Камалов Р. И., Заһретдинов А. И. һәм 5-10 сыйныф укучылары чакырылган иде. Кунаклар балаларга шушы көннәр турында сөйләделәр, үзләренең сугышчан иптәшләрен искә төшерделәр, укучыларның сорауларына җавап бирделәр.

Кичәнең икенче өлеше күңелле чәй табыны артында узды.

Чарага китап күргәзмәсе оештырылды, анда Әфган сугышында катнашучылар турында туган якны өйрәнү материалы тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International