Борынгы заманнардан ук кеше матурлыкны сакларга омтылган, шуларның берсе мәдәният өлкәсе. Бу тармакның хезмәткәрләре билгеле бер вазифаларны башкаручы гына түгел, ә әйләнә-тирәдәге барлык матурлыкны тирәнтен аңлый белә торган кешеләр. Аларның фикерләре һәм тырыш хезмәте аркасында безнең җәмгыять күңеллә тормыш алып бара. Мәдәният хезмәткәрләре аркасында йөзләгән гореф- гадәтләр сакланып кала, яңалары булдырыла, анда катнашучыларның һәрберсенең күңелендә зур эз калдыра алырлык мәдәни чаралар үткәрелә.
Бүген, мәдәният бүлеге начальнигы Минхаерова Рузиля Рахматулла кызы китапханә, музей, сәнгать мәктәбе, район, мәдәният йортының иң гузәль затларын якынлашып килүче Халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Рузиля Рахматулла кызы хезмәткәрләренә, хатын-кыз бәхете, сәламәтлек, һәм алдагы эшләрендә зур иҗади уңышлар теләп калды!
Шулай ук коллективның ир егетләре дә концерт программасы әзерләп, күркәм котлауларын җиткерделәр.
Чара ахырында хатын-кызларга чәчәкләр һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.