Чирмешән муниципаль районының мәдәният йортларында 8 Март –Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бик күп чаралар узды. Халыкара хатын-кызлар көнендә кешелекнең гүзәл яртысы үзенең күңел дөньясына бик куп теләкләр һәм бүләкләр кабул итә. Район мәдәният йортында узган “Хатын-кызлар уены” конкурс программасы төрле милләт вәкилләре өчен шундый шатлыклы, җылы бәйрәм бүләге булды.
Инде бусагадан ук тамашачылар бәйрәмнең тантаналы шартларына чуму мөмкинлегенә ия булдылар. Бу көнне узешчән милли коллектив артистлары узләренең ижади музыкаль буләкләрен тамашачы куүңеленә житкерделәр. Татар телендә “Ана“ жырын башкарган Айнур Галләмовның чыгышы бигрәк тә истә калды.
Кунаклар бәйрәмне оештыручылар тарафыннан әзерләнгән барлык уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар.
Гүзәлләребез өчен бәйрәм конкурсы, чыннан да, гузәл затлар өчен иң куркәм буләк булды, алар бәйрәмне рәхмәт сүзләре һәм йөзләрендәге якты елмаюлар белән бизәп, һәр барчасы олы буләк һәм мактау грамоталарына ия булдылар.