Әниләр һәм бәбиләр

2022 елның 9 марты, чәршәмбе

        8 март көнне "Якты Тау" мәдәният йортында тамашачылар игътибарына Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" исемле дулкынландыргыч спектакле тәкъдим ителде.

        Спектакль ваемсыз әниләрнең үз баласын тәрбияләргә теләмәве кебек проблемаларны күтәрә. Ул тамашачыларда бик күп уй-кичерешләр уятты, алар әле көлде, әле елады, һәм уйланырга мәҗбүр булды. Спектакльдән соң тамашачылар үзләренең рәхмәтләрен алкышлар белән җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International