Мордва Афонькәсе авыл мәдәният йортында смотр

2022 елның 11 марты, җомга

10 мартта авыл мәдәният йортлары һәм авыл клублары арасында Татарстан Республикасында цифрлаштыру елына һәм Рәсәй халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган "Туган як җәүһәрләре" халык иҗаты фестивале башланды.

     Үзләренең чыгышларын тамашачы хозурына: Түбән Кармалка, Югары Кармалка, Шешминка, Лагерка, Андреевка мәдәният йортлары тагъдим итте.

Түбән Кармалка мәдәният йорты "Осенние Кузьминки" халык йоласын күрсәтте. Осенние Кузьминки - бик кызыклы халык бәйрәме. Кузминки-җиткән кызлар бәйрәме булып та саналган, гадәт буенча, булачак килен бу көнне өй хуҗасы булып саналган. Ул бөтен гаилә өчен аш-су әзерләп үзенең осталыгын күрсәткән.      Шешминка Мәдәният йорты кунаклар каршы алу йоласын күрсәтте. Алар туган авылы тарихын, күренекле шәхесләр һәм борынгы заманнардан килгән гореф-гадәтләр турында сөйләделәр.      Элеккеге буыннан безгә тирән хөрмәт белән бирелгән мәдәни казанышларны бөтен йөрәгебез белән истә тоту һәм кадерләү бүгенгесе көнне бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International