Лашман мәдәният йортында смотр

2022 елның 14 марты, дүшәмбе

    Чирмешән районы авыл җирлекләрендә үзешчән сәнгать смотрлары дәвам итә. 11 март көнне, Лашман мәдәният йортында бик күп кешеләрне җыйган чираттагы смотр узды. Биредә лашманлылардан кала Түбән Чегодай, Югары Кәминкә һәм Түбән Кәминкә авыл җирлекләре үзешчәннәре дә  программаларын  күрсәте.

     Түбән Чегодай авыл җирлеге артистлары татар йоласы "Каз өмәсе" бәйрәмен күрсәтеп тамашачыны сөендерде.

     "Каз өмәсе" чын мәгънәсендә күңелле, әмма шактый озакка сузыла торган эш. Тамашачыларга һәм жюри әгзаларына, бу чыгыш, кызыклы йолалар - каз итен, каурый һәм мамыкны күмәк эшкәртү мәҗлесе белән, матур җырлар һәм биюләр белән истә калды.

     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International