15 март көнне Бәркәтә авыл җирлегендә "Туган як Җәүһәрләре" район халык иҗаты фестиваленең зона этабы узды.
Бәркәтә авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре кунакларны татар милли ризыклары, кайнар чәй, шулай ук тәмле чәк-чәк белән каршы алды.
Фестивальне Бәркәтә авыл җирлеге хезмәткәрләре бик матур башлап җибәрде.
Туймәт авыл җирлеге үзенең чыгышын "Кабык батыру" театральләштерелгән тамаша белән башлады. Иске Үтәмеш авыл җирлеге кунак каршы алу күренешен сәхнәләштерде.
Жюри әгъзәләре һәм тамашачылар катнашучыларның чыгышын югары бәяләделәр .