Мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары өчен зона семинар-практикумы

2022 елның 17 марты, пәнҗешәмбе

2022 нче елның 17 нче мартында Чирмешәннең «Әкият» балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагоглары өчен «Федераль дәүләт белем бирү стандартына туры китереп мәктәпкәчә яшьтәге балаларның сөйләм үсеше» темасына зона семинар – практикумы узды. Семинар барышында балалар белән белем бирү эшчәнлеген карау, мастер-класслар, дидактик уеннар презентацияләре, эш тәҗрибәсеннән чыгышлар тәкъдим ителде. Семинарда дистанцион форматта Яңа Чишмә, Аксубай, Әлмәт, Нурлат муниципаль районнары балалар бакчалары педагоглары да катнашты.

Чирмешән муниципаль районы мәгариф бүлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International