Балалар сәнгать мәктәбенең халык уен кораллары бүлеге укучылары һәм укытучылары 5 конкурс һәм фестивальләрдә җиңүче булдылар:
Рәис Нәгыймов исемендәге «Урсал Тауда» бөтенроссия фестиваль-конкурсы. Мансур Галәүетдинов II дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде, укытучысы Сәлахова Гүзәлия Салих кызы. Харисов Ризван I дәрәҗә дипломант, укытучы Гыйльфанова Альбина Николаевна, Гыйниятуллин Зөфәр III дәрәҗә лауреат, укытучысы Юрин Владимир Григорьевич.
Фәрит Яруллин исемендәге яшь музыкантларның ачык республика конкурсында Мансур Галәветдинов I дәрәҗә лауреат дипломы белән, Рамазан Лотфуллин III дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде, Лазарчук Тимофей - дипломант , укытучы Сәлахова Гүзәлия Салих кызы.
«Кама мозаикасы» XV Республика фестиваль-конкурсында Галәүетдинов Мансур I дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде, укытучысы Сәлахова Гүзәлия Салих кызы. Гыйниятуллин Зөфәр II дәрәҗә лауреат дипломы белән бүләкләнде, укытучысы - Юрин Владимир Григорьевич. Лотфуллин Рамазан һәм Харисов Ризван III дәрәҗә лауреат дипломнары белән бүләкләнде, укытучылар - Сәлахова Гүзәлия Салих кызы һәм Гыйльфанова Альбина Николаевна.
Балалар һәм яшүсмерләр иҗат коллективларының XIV Идел буе эстрада осталыгы конкурсы TATARSTAN.ru II дәрәҗә лауреат дипломы белән укытучылар Гильфанова Альбина Николаевна һәм Григорьева Наталья Ивановна бүләкләнде. II дәрәҗә лауреат дипломы белән Җиһаншина Адилә, укытучысы - Федотова Рәмзия Фәрит кызы бүләкләнделәр.
Халык уен кораллары бүлеге укытучылары Юрина Екатерина Владимировна һәм Җиһаншина Лилия Мирзагали кызы «Экспромт» фортепиано дуэты составында Әлмәт шәһәрендә Рәис Нәгыймов исемендәге «Урсал тауда FEST» Халыкара фестиваль - конкурсында катнаштылар, анда I дәрәҗә лауреат булдылар һәм медальләр белән бүләкләнделәр.
