25 март көнне мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Мәдәният өлкәсә бик тә четерекле, шул ук вакытта иң кирәклә профессияләрнең берсе дип уйлыйбыз без! Мәдәният йорты хезмәткәрләре рухи байлык таратучы, үзе артыннан сәнгатькә фанатларча бирелгәннәрне әйдәп баручы.
Бу көнне район мәдәният йортында Казан артистлары чыгыш ясады. Бу истәлекле көнне мәдәният эшлеклеләренә Рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары, шулай ук мәдәният ветераннарына истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Сәхнәдә хезмәткәрләрне район башлыгы Фердинант Мидхәт улы Дәүлетшин һәм мәдәният бүлеге җитәкчесе Рузилә Рәхмәтулла кызы Минхаерова котлады.