Элегрәк бу төр ярыш урта һәм өлкән буын укучылары өчен үткәрелә иде. Шахмат - ул кешедә логик фикер йөртә һәм үз гамәлләрен берничә адымга алдан исәпләп чыгара белү сәләтен үстерә торган барлык чор һәм халыкларның иң зур уены.
1 нче Чирмешән урта мәктәбендә кечкенә шахматчыларның уеннарын күзәтү бик күңелле булды. Әлеге белем бирү учреждениесе хуҗалары уеннар өчен барлык шартларны да тудырдылар - кайнар аш белән дә тәэмин иттеләр, кабинетлар да әзерләделәр, җаваплы укытучыларны да билгеләделәр.
Ярышларда районның 19 мәктәбеннән барлыгы 71 бала катнашты. Ярышларның баш хөкемдары - Сөнчалиев Шамил Яхи улы, ә оештыручысы - Татарстан Республикасы Чирмешән муниципаль районы башкарма комитетының мәгариф бүлеге.
Җиңүчеләр һәм призерлар мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.