Бөек Җиңүнең 77 еллыгы алдыннан Чирмешән районында «Георгий тасмасы 2022» патриотик акциясе үткәрелде.
Акциянең максаты - совет халкының немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә батырлыгын популярлаштыру. Акциядә катнашучылар Георгий тасмасының төсләре тирән символик мәгънәгә ия булуын белделәр. Дары һәм ут төсе - Җиңү, батырлык төсләре,ветераннарга хөрмәт һәм хәтер символы.