Үзәк балалар китапханәсендә Бөек Җиңүгә багышланган Батырлык дәресе узды

2022 елның 11 мае, чәршәмбе

Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре МБОУ “Чирмешән лицее” укучылары өчен ​ Бөек Җиңүгә багышланган батырлык дәресе үткәрде. Чара барышында балалар халкыбызның батырлыгы, кан һәм үз тормышы кыйммәте, азатлыгы һәм бәйсезлеге турында белделәр. Шулай ук «Сугыш мизгелләрен китап хәтерендә» күргәзмәсе белән таныштылар. Әдәби-музыкаль видеопрезентация күрсәтелде. Чара барышында К.М.Симоновның «Көт мине» исемле шигырь юллары яңгырады. Балалар сугыш җырларын тыңладылар.​

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International