"Чатыр тау"

2022 елның 18 июле, дүшәмбе

16 нчы июль көнне Татарстанның иң биек ноктасы Чатыр-тауда «Чатыр тауда җыен " Халыкара төрки халыкларның халык иҗаты фестивале узды. Халыкара фестиваль төрки халыкларның үзенчәлеген саклау һәм үстерү, музыкаль-җыр иҗатының иң яхшы үрнәкләрен ачыклау, халык җыр сәнгатен торгызу, гамәлдәгеләргә ярдәм итү һәм яңа фольклор коллективларын формалаштыру максатыннан үткәрелә.

Фестивальдә татар эстрадасының танылган артистлары, Зәйнәп Фәрхетдинова, Равил Галиев, шулай ук Татарстан Мәдәният министрлыгы вәкилләре катнашты, алар бәйрәмдә катнашучыларга изге теләкләрен җиткерделәр.

Фестивальдә Чирмешән районының Иске Үтәмеш авыл мәдәният йортыннан "Хыял", Түбән Кәминкәдән "Ак калфак" коллективлары да катнашты. Барлык коллективларга да дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Чатыр-Тау янындагы мәйданда төрки халыкларның көнкүрешен чагылдыручы «Балачак аланы», «Чәк-чәк аланы», «Кул эшләре аланы», «Халыклар дуслыгы урамы», «Яшьләр урамы» мәйданчыклары оештырылды. Шулай ук биредә декоратив-гамәли иҗат осталарының, милли мәдәниятләрнең шәхси хуҗалыкларының эшләре күргәзмәләре, милли ашларны дегустацияләү дә тәкъдим ителде. Кунаклар халык уеннарында, төрле мастер-классларда катнаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International