4 август көнне район мәдәният йорты каршындагы Дуслык йортында Мөшбик мәчете каршындагы лагерь балалары булып китте. Дуслык йортында балалар районыбызның күпмилләтле мәдәнияте белән таныштылар. Балаларга һәр милләтнең гореф-гадәтләре турында сөйләделәр, анда алар мордва халык уены белән таныштылар, үзләре дә бик теләп катнаштылар.