Урып-җыю - авыл хуҗалыгы кампанияләренең иң мөһим эше. Аның ничек узуына авыл хуҗалыгы предприятиеләренең генә түгел, гомумән районның да иминлеге бәйле.
Мәдәният хезмәткәрләре урып-җыю кампаниясе чорында авыл хезмәтчәннәренә, алдынгыларга ярдәм итү һәм аларга яхшы кәеф тудыру өчен күчмә концертлар оештыралар. Алар җыр-биюләре белән халыкның кәефен, хезмәт рухын күтәрергә тырышалар.
9 август көнне Чирмешән районы мәдәният йорты үзешчәннәре "Алтын Нива" хезмәтчәннәрен үз чыгышлары белән сөендерделәр, кыска вакытлы ял, шатлык һәм аралашу минутлары бүләк иттеләр.