Чирмешәндә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" республика хәйрия акциясе узды.
Менә 15 нче ел инде районда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит! " хәйрия акциясе үткәрелә. Акциянең максаты - авыр тормыш хәлендә калган район кешеләренә ярдәм күрсәтү, алар мәктәпкә яхшы кәеф белән һәм яңа уку елына тулысынча әзерләк белән барсыннар иде.
22 август көнне район мәдәният йортында әлеге акция кысаларында мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. Мәктәп рюкзаклары һәм мәктәп кирәк-яраклары иганәчеләр ярдәменә сатып алынган.
Укучыларны Чирмешән муниципаль районы башлыгы Фердинат Мидхәтович Дәүләтшин, Чирмешән муниципаль районы башлыгы урынбасары Габдерәшит Мөдәрис улы Җамалетдинов, Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Илфат Нәгыймулла улы Шәйдуллин котлады.
Район башлыгы Фердинат Дәүләтшин укучыларны бәйрәм белән котлады, сәламәтлек, укуда уңышлар теләде һәм иганәчеләргә зур рәхмәт белдерде: «Татнефтепром» ПАҖ, «Шешмаойл» ҖЧҖ, «Татойлгаз» АҖ, «Иделойл» АҖ, «Геотех» ЯАҖ, «Гриц» АҖ, Чирмешән районы шәхси эшмәкәрләре һәм оешмалары: «Щит» ҖЧҖ, «Чирмешән Агро» ҖЧҖ, «БиоАгро»ҖЧҖ.
Исламовлар гаиләсенә "Юл хәрәкәте иминлеге" дәүләт бюджет учреждениесенең профилактика бүлеге начальнигы Филиппова Алинә Петрровна һәм юл хәрәкәте иминлеген пропагандалау инспекторы Гатиятов Аяз Альберт улы автокресло тапшырдылар.
Районның мәгариф, мәдәният, яшьләр һәм спорт бүлеге хезмәткәрләре балалар өчен бәйрәм концерты оештырдылар, уен мәйданчыклары һәм аниматорлар эшләде.