22 август кичендә РФ Дәүләт флагы көненә багышланган бәйрәм концерты булды. Чарага җыелган тамашачылар концерт-күңел ачу программасыннан ләззәт алырга гына түгел, узып баручы җәйнең соңгы җылы кичәләрендә ял итәргә дә килгән иде. Тамашачылар алдында район мәдәният йортының «Самант», «Ветеран», «Ядкәр» вокаль ансамбльләре һәм ялгыз башкаручылар чыгыш ясады.
Кунаклар һәм район халкы мәйданчыктан күтәренке кәеф белән таралыштылар.