31 августта ишегалды территорияләрен төзекләндерү республика программасы кысаларында "Ишегалды бәйрәме" узды.
«Минем йортым, күршеләрем» дип аталган күңел бәйрәме Советская урамында оештырылды, анда әлеге урамда яшәүчеләр генә түгел, якын-тирә урамнардан да кунаклар килде.
Бәйрәмдә катнашучылар өчен район мәдәният йорты үзешчәннәре чыгыш ясады. Алар кич буе әлеге урам халкына һәм кунакларга музыкаль котлаулар бүләк иттеләр.