7 сентябрьдә ишегалды территорияләрен төзекләндерү республика программасы кысаларында "Ишегалды бәйрәме" узды.
«Минем йортым, күршеләрем» дип аталган күңел бәйрәме Совет урамында оештырдылар, анда әлеге урамда яшәүчеләр генә түгел, якын-тирә урамнардан да кунаклар килгән иде.
Бәйрәмдә катнашучылар өчен район мәдәният йорты үзешчәннәре кич буе музыкаль котлаулар бүләк иттеләр.