10 октябрь көнне Лашман мәдәният йортына якташыбыз Россия Федерациясенең һәм Татарстан республикасының халык артисты Наил Шәйхетдинов исеме бирелү һәм Галиәскәр Камал исемендеге татар дәүләт академия театры актрисасы, Татарстан республикасының атказанган артисты Миләүшә Шәйхетдинованың юбилей кичәсе үтте.
Котлау сүзе белән Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айбатов Рамил Тәлгать улы чыгыш ясады.
Республикабызның горурлыгы булган, Галиәскар Камал театырының “Мэххебет FM» спектакле белән бүгенге көндә Лашман авылы мәдәният йортында чыгыш ясаулары тарихи вакыйгага тиң.
Татарстан дөньякүләм масштабларга чыккан дәвердә шул бай тарихлы Республикабызның нигезен тәшкил иткән авыллырыбызга шундый зур игътибар булуын күрү күңелләрдә зур горурлык хисләре тудырды.
Киләчәк буынны кайгыртып, аның рухи саулыгы өчен җавап бирүче мәдәният өлкәсенә зур игътибар бирүләре җитәкчеләребезнең ни дәрәҗәдә зирәк, акыллы булуларына шуңа ачык мисал.
Җитәкчеләр мәдәният йортын төзеп, куллануга тапшыру бурычын үтәсә, авыл халкының да олы бурычы – мәдәният йортын бүгенгедәй төзек, чиста хәләттә саклап, киләчәк буыннарга да үрнәк хәлдә тапшыру.