Иске Элмәле мәдәният йортында куст күрсәтмә чара узды. Монда Яңа Элмәле, Казанка, Иске Элмәле, Түбән Чегодай мәдәният йортлары катнашты.
Үзешчән сәнгать коллективлары фойеда кунакларны җыр һәм бию белән каршы алды. Шунда ук фойеда төрле милли ризыклардан күргәзмә оештырылды. Коллектив «Капустные вечорки» йоласын күрсәтте. Элеккеге кебек кәбестә тозладылар.