Альмир Жораевның "Иҗат канатларында 10 ел" исемле зур юбилей концерты күп тамашачы җыйды. Тамаша залы сәхнәсендә төсле бәйрәм атмосферасы булдырылды.
Концертта «Зәкәрия» фолк-төркеме, Казан шәһәренең «Хэди данс» хореография коллективы, күпсанлы республика, халыкара конкурслар һәм фестивальләр лауреаты Айнур Галләмов, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Әлфия Закирова, әлбәттә, безнең кабатланмас, иң талантлы Альмир Жораев чыгыш ясады.
Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Тәлгать улы Айбатов, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Вагыйз кызы Муксинованың, мәдәният бүлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Наталья Васильевна Иляеваның, Рузилә Рәхмәтулла кызы Минхәерованың, Казан «Созвездие-Йолдызлык» республика фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Дмитрий Александрович Туманов, Чирмешән районының якташлар җәмгыяте рәисе Рушания Кыяметдин кызы Саубанованың котлавы бик дулкынландыргыч мизгел булды. Концерт бер сулышта үтте. Рәхмәтле тамашачылар талантлы артистларның төсле һәм җанлы музыкаль номерларыннан ләззәт алдылар.
Концерт билетларыггаг җыелган акчаларны Альмир сирәк очрый торган "Уильямс синдромы" генетик авыруыннан интегүче 6 яшьлек Тимур Кинчаровка тапшырды. Асыл кешедән күркәм гамәл!
Барлык чирмешәнлеләр исеменнән Альмир Андреевич Жораевка яңа уңышлар һәм казанышлар, иҗади илһам һәм иҗат канатларында алга баруын телибез!