"Фронтовой привал" интерактив программасы

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

30 ноябрьдә Пушкин картасы буенча мемориаль үзәктә аграр техникум студентлары өчен «Фронтовой привал» интерактив программасы узды. Чара барышында студентлар кыска минутларда, привалы вакытында сугышчыларның нәрсә белән шөгыльләнүләрен белделәр. Укучыларга солдатның кадерле өчпочмаклары, солдат медальоны, плащ-палатка турында сөйләделәр, шинельдән чатыр ясарга өйрәттеләр. Шулай ук чакырылган кунак, Захаров Петр Иванович, чарада катнашучыларны портянкалар бәйләргә өйрәтте, хезмәт турында хатирәләре белән уртаклашты. Чара ахырында музей хезмәткәрләре балаларны күчмә солдат кыр кухнясыннан пешерелгән бәрәңге белән сыйлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International