«Син ялгыз түгел»

2022 елның 6 декабре, сишәмбе

Югары Кәминкә авыл китапханәчесе Халыкара инвалидлар көне кысаларында Кызыл Яр, Керкәле һәм Югары Кәминкә авлларында мөмкинлекләре чикләнгән берничә кеше янында булды. Аларга кечкенә бүләкләр бирелде. Китапханәче укучыларга өйләренә әдәбият алып килде, яңа әдәбият белән таныштырды. Шатлыкларын яшермичә, алар үз мавыгулары, тормышлары турында сөйләп аралаштылар.  Алар турында онытмаска һәм һәрьяклап ярдәм итәргә кирәк. Инвалидлык хөкем түгел. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International