Чарада мөмкинлекләре чикле балалар катнашты. Алар белән тормыштагы авыр хәлләр турында китап укып, игелек турында сөйләштеләр. Китапханәче "Яшәргә булышучы китаплар" китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, көчле һәм кыю кешеләр тормышы турындагы бу китапларны укырга тәкъдим итте.