Инвалидлар Декадасы кысаларында Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре Лашман урта мәктәбенең коррекцион сыйныф укучылары өчен «Дуслар даирәсенә» конкурс - уен программасы үткәрделәр. Чарада балалар «Кабатлап кара», «Тавышың белән бел» конкурсларында һәм уеннарында актив катнаштылар, барган вакыйгаларга чын кызыксыну күрсәттеләр. Тагын бер күренекле үзенчәлек-җиңүгә омтылганда, катнашучылар үз көндәшләрен ихлас күңелдән хупладылар. Китапханә хезмәткәрләре балаларга ни өчен китапханәне«Белдекле йорты» дип атауларын, шулай ук балаларга китапханәдән файдалану кагыйдәләрен сөйләделәр. "Иҗади калейдоскоп» түгәрәге дәресләрендә балалар кулы ясаган бүләкләр күңелле сюрприз булды. Чара ахырында балаларга китапханәдән бүләкләр һәм тәм-томнар тапшырылды.