9 декабрьдә инвалидлар декадасы кысаларында мемориаль үзәктә Россиянең спорт мастеры, ун тапкыр Татарстан чемпионы, Россия, Европа чемпионы, кул көрәше буенча дөнья чемпионы, алты тапкыр дөнья рекордчысы, армлетинг буенча халыкара класслы спорт мастеры, Иске Кади авылында туып-үскән Фәнис Бари улы Нуретдиновка багышланган «Көчле рухлы» исемле күргәзмәсе ачылды. Чарада Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Шәйдуллин И. Н., инвалидлар җәмгыяте рәисе Талипова М. Ш., Иске Кади авылы халкы, мәктәп укучылары катнашты.