Чирмешәндә, “Орион” яшьләр үзәгендә җирле үзидарә, контроль-күзәтчелек органнары, энергетика ресурслары белән тәэмин итүчеләрнең кече һәм урта эшкуарлык субъектлары вәкилләре белән быелга планлаштырылган соңгы очрашуда да җирле эшмәкәрләрне борчыган проблемалар турында сөйләштеләр.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы бизнес-омбудсмены иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе урынбасары Никита Валиков, район җитәкчесе Рамил Айбатов, Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсенең Нурлат, Аксубай, Әлки, Чирмешән районнары территориаль бүлеге баш белгече Алсу Әбделганиева, Чирмешән һәм Яңа Чишмә районнары буенча күзәтчелек эшчәнлегенең районара бүлекчәсе өлкән инспекторы Надежда Костина, авыл җирлекләре башлыклары һәм район эшмәкәрләре катнашты.
Әлеге чарада катнашкан күзәтчелек органнарына эшмәкәрләрнең сораулары күп булмаса да, салымнар һәм киләсе елда кертеләчәк үзгәрешләр, бердәм салым счеты, бу өлкәдәге яңалыклар буенча кызыксынучылар бар иде.
-Бу юнәлештә туган барлык сорауларны да бергә туплап, безгә юллагыз, без zoom форматында аларга җавап бирербез, һәр эшмәкәр үзен кызыксындырган сорауга җавап табар, - диде иҗтимагый кабул итү бүлмәсе җитәкчесе урынбасары Никита Валиков. – Бүген Роспотребнадзор, янгын күзәтчелеге органнарына сораулар бирелмәүне, аларның эшмәкәрләр белән тыгыз элемтәдә булулары һәм проблемаларны урында хәл итүләре дип кабул итәм.
Роспотребнадзор эшкуарларны даими контрольдә тота, алар белән профилактик чаралар оештыра, консультацияләр бирергә дә гел әзер. Эшмәкәрләр бу орган вәкилләре белән шәхсән очрашып та пробемаларыннан арына ала.
Янгын күзәтчелеге вәкиле Яңа ел бәйрәме алдыннан оештырылган бу очрашуда алдагы көннәрдә саклык чаралары хакында онытмаска чакырды.
-Тарифлар гел артып торганда сезгә – эшмәкәрләргә дә җиңел түгел, чыгымнарның, бәяләрнең генә түгел, керемнәрегезнең дә артуын телим, - диде район җитәкчесе Рамил Айбатов.
http://nashcheremshan.ru/news/beznen-rayonda/cirmesan-esmakarlarenen-tikserucelarga-soraulary-iuk